ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге» балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага конкурс үткәрде. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Бабнищева Алисаны, Бабнищева Альбинаны, Вәлиев Рәшитне, Заһидуллина Ильвинаны конкурста актив катнашулары белән котлый.

Яңа ел алды көннәрендә «Гнездышко» приютының иҗади остаханәсендә эш кайный. Балалар белән  бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класслар уза.

Янгын сүндерү-техник минимумы

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 17-18нче декабрьдә үзәк һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждение белгечләре өчен “Янгын сүндерү-техник минимумы” оештырылды. ЧУ ДПО «Агроком-Сервис» укытучысы Низамов Илнар Ринат улы җентекләп янгын чыгу сәбәпләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләде.  Ут белән очрашканда  еш барлыкка килә  торган хаталарны атады. Аерым  игътибарны янгын чыккан очракта балаларны коткару үзенчәлегенә юнәлтте.

 


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Наше детство начинается с любимых народных сказок. Это особый мир фантазий и реальности. 17 декабря 2018года воспитатель ГАУСО «Верхне - Отарский детский дом-интернат для умственно отсталых детей» Галимзянова Ф.Н. посвятила урок рисования сказочным героям.

Әкиятләр күңел ачу өчен генә түгел, баланы үстерү һәм укыту өчен дә кирәк. "Әни+бәби "клубы эше кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 34 бала һәм ата-ана арасында "Бала үсешендә әкиятләрнең роле" дигән темага дәрес үткәрде.

Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Агапова Надежданы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында уздырылган “Без-Россия гражданнары” алтынчы республика иҗади конкурсында "Минем тавыш-мөһим!” номинациясендә җиңүе белән котлый.

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Тэги: Үз-үзеңне бәяләү

2018 нче елның 14 нче декабрендә  хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова «Сөт ризыклары. «Дуслык» боткасы» темасына өлкән яшьтәге мәктәп балалары белән дәрес үткәрде. Дәрестә 8 бала катнашты.

    Әлеге дәреснең максатлары: ярмалар һәм алардан ясалган ризыклар турындагы белемнәрне системалаштыру; төп бөртекле культураларның барлыкка килгән җире, шул бөртекле культуралар белән бәйле булган рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру, ботка әзерләү технологиясен өйрәтү.

2018 нче елның 15 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова «Водолазлар ярдәмгә ашыга» дигән физик культура буенча ял сәгате үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрнең водолаз һөнәре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту; чыдамлылык, җитезлек, көтелмәгән очракларда тиз генә хәрәкәтне үзгәртә алу кебек физик сыйфатларны үстерү максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International