Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Җыр-моң - кешенең аерылмас юлдашы, дип юкка әйтмәгән халык. Чөнки музыка кешене юата, яңа ачышларга өнди, кәефне күтәрә.
Гордеева Г. тарафыннан уздырылган чарада укучылар ритмны тоярга, ритм астына төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәнделәр, музыкаль уен кораллары белән таныштылар, җырларша өйрәнделәр.
Музыка ярдәмендә хис-кичерешләрне чагылдырып булуына төшенделәр, үзләре дә бүгенге кәефләренә туры килгән музыканы сайладылар.
Кышкы табигатьнең матурлыгын чагылдырган җырлар җырлау балаларда табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләде.