21 нче декабрь 2018 нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова “Киеренкелекне җиңәргә өйрәнәбез» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны организмда булган киеренкелекне җиңү ысуллары һәм алымнары белән таныштыру.
Үзеңнең психоэмоциональ халәтең белән идарә итү- ул уйланган образлар, үз-үзенә әйтелгән сүзләр, дөрес итеп сулау, мускулларның киеренкелеген бетерү өстендә эшләү нэтиҗәсе.
Чара сәламләүдән башланды: һәр катнашучы үз кәефенең нинди төстә икәнен тасвирлады, мәсәлән, кичке кояш бату төсендә. Психик киеренкелекне бетерүнең кайбер ысуллары турында фикер алыштылар: үзеңне мактау, максатына ирешкәч- сөенү, биеп алу, һавада йөреп кайту, татлы ризыклар белән сыйлану, иртәрәк йокларга яту, физкультура белән шөгыльләнү, өй җыештыру- болар барысы да профилактика чарасы булып тора. Нервыларның киеренкелеген киметү ысулларның берсе – сулыш белән идәрә итү. Катнашучылар, зур шәм торганын күз алдына китереп, тирән итеп сулыш алып, бер өрүдә шәмне сүндерергә тырыштылар. Икенче ысул-мускуллар белән идарә итү: катнашучылар мускулларга кагылышлы күнегүләр ясадылар. Өченче ысул – үзеңне мактау, хуплау. Моның өчен «Кояшкай» күнегүләр комплексын үтәп, кояш нурлары ясадылар, кояш нурларына үзләренең уңай сыйфатларын язып, укып чыктылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларнын арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде, психоэмоциональ халәтләре яхшырды.
Чарада 10 кеше катнашты.