ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы ахырында «Асылташ» приютында педагог-психолог Нуриева С. с. җитәкчелегендә «Талисман» отряды волонтерлары һәм хезмәт буенча инструктор Гузаирова Г. М. җитәкчелегендә билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәгендә булдылар.      

Балалар, үзәк карамагындагылар белән берлектә, дуслыкны, ярдәм итүне һәм үзара ярдәм күрсәтүне гәүдәләндерә торган «кулда кулга кул» плакатын рәсмиләштерделәр.

Балалар «Перекресток» үзәгендә яшәүчеләр белән аралаштылар, аларның язмышы, кызыксынулары турында белделәр. Балалар реабилитациядә булганда, кеше өчен гаилә, якыннары, туганнары мөһим булуын аңладылар. Балаларга ничек яхшы укырга, һөнәр алырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм киләчәктә, һичшиксез, лаеклы яшәр өчен, эшләргә киңәш иттеләр.   

Приют карамагындагы балалар белән аралашу безнең яңа дусларга күп шатлык һәм бәхет алып килде, алар яңадан ярдәм сизде һәм үз әһәмиятен тапты .

Ишекалдында кыш, димэк, кошлар турында кайгыртырга вакыт житте.

«Асылташ» социаль йорты тэрбиячелэре, балалар белэн кошлар турында бик кызыксындыргыч энгэмэ уткэрделэр. Безнен белэн кышкы салкыннарны каршы ала торган кошлар белэн якынырак таныштылар. Кошларга нинди  жимнэр ашатырга, кирэклеген анлаттылар. Балалар кон саен жим савытларына кошларга ашарга салу, аларны дорес итеп ашату турында мэгълумэтлэр алгач, бу шогельнен нинди мохим  икэнен анладылар.  Балалар уз куллары белэн кышка калган кошларга, жимлеклэр ясап, агачларга элделэр. Кошларнын берсен – берсе уздырып ашаганнарын, балалар бик кызыксынып читтэн ихътибар белэн кузэтеп тордылар. жимлек янында мондый кунелле шау-шу куптарган кошлар янында озак карап торырга була.

2018 елның 20 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районында урнашкан «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар «Яшь талантлар» конкурсында катнаштылар.

19 нчы декабрь көнне «Шәфкать» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә,Түбән Кама шәhәреннән сәламәтлеген ныгытырга килүче Мөхәммәдиярова Александраны 85 яшьлек юбилее белән котларга кыш бабай белән кар кызы килделәр.

Юбилярга махсус бүләк тапшырдылар. Ял итүчеләребез шигырьләр сөйләделәр, жырладылар, биеделәр. Бәйрәм күнелләргә хуш килде

Русиянең хәрби дан көне


 

Ап-ак кар ява иде

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру  кысасында 21нче декабрьдә 26 инвалид бала һәм ата-аналары өчен җыр җитәкчесе Городилова Н.Г. белән  тәрбияче Гыйлаҗетдинова Г.Р. “Ап-ак кар ява иде” исемле кышкы күңел ачу оештырдылар. Балалар ярыштылар, уйнадылар, ләкин жинелгән кеше булмады. Ә кунакка килгән Кар бабайны балаларның бер дә җибәрәсе килмәде.

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан Тукай районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләрендә булдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Черемнов көнне Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз – янгын” дигән темага көндезге бүлек балалары белән куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган танып белү әңгәмәсе булып узды.

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  хезмәт эше оештыручы Усманова Алина һәм психолог Девонина Татьяна  тарафыннан "Кәгазьдән яңа елга кар бөртекләрен ясау буенча»осталык дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International