2018 нче елның 20 нче декабрендә «Ариадна җебе» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала өчен «Минем хисләрем» темасына төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: кешенең төп эмоцияләре турында күзаллау формалаштыру, балаларны үзләренең эмоциональ халәте белән идарә итү ысуллары белән таныштыру.
Дәрес башында балаларга «Диңгез дулкынлана» дигән разминка тәкъдим ителде. Дәреснең теоретик өлешендә белгеч балаларны «Эмоция» төшенчәсе һәм аның нинди төрләре булуы белән таныштырды. Алга таба балалар «Эмоцияләр зарарлады», «Мимика, тавыш белән тасвирла» һәм «Мин барыннан да күбрәк яратам...» уеннарында катнаштылар. Балалар зур кызыксыну белән биремнәр үтәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Дәрес “Мин ясыйм” өй эшенә булган бирем белән тәмамланды. Белгеч балаларга катнашулары өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм яңа елда яңа очрашу вакыты турында килеште.