Талантлар һәм бүләк

2018 елның 21 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Гәлимҗәнова Л. И. һәм Хәмидуллина Г. Р., октябрь аенда старт алган «Профф маршрут» профсоюз проектында катнаштылар. «Профф маршрут»та дәүләт учреждениеләренең иң актив һәм талантлы хезмәткәрләре (профсоюз әгъзалары) спорт, социаль яклау һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

«Профф маршрут» нәтиҗәләре 2018 елның 19 ноябрендә билгеле булды, социаль хезмәткәрләр Гәлимҗәнова Л. И. һәм Хәмидуллина Г. Р татар телендә җырлар башкарган өчен истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International