«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Дәрес мускулларны ныгыту өчен күнегүләр белән башланды. Уенчыларны ике командага бүлделәр. Алып баручы тупны командада булган беренче уенчыга ыргыта, уенчы тупны алгач, аны кире кайтара һәм алып баручы урынына баса. Барлык катнашучылар да икенче якка күчкәч, туп уң һәм сул яктан алып баручыларга тапшырыла. Дәреснең барлык катнашучылары да үзен алып баручы ролендә сынап караганчыга кадәр уен шулай дәвам итә. Әлеге күнегүләр хәрәкәт активлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән. Дәрес кегля белән моториканы үстерүгә юнәлднрнлгән күнегү белән дәвам итте. Идәндә ике рәткә кегли тезделәр. Алар арасында ераклык 35-40 см,ә бер рәт кегляләр арасында 15-20 см. Күнегүләр барышында балалар башта бер, аннары берничә кеше кеглиляр белән ясалган коридорчик буенча уздылар. Балалар башта бүлмәнең икенче ягына туры гына, ә аннары кеглига (змейкага) тимичә генә узарга тиеш булдылар. Әлеге күнегүләр барышында балалар коммуникатив күнекмәләрен, реакция тизлеген үстерделәр.
Дәрес барышында куелган максатларга ирешелде. Дәрес бик җанлы узды, зур кыенлыклар тудырмады.