Яңа елга әзерләнүдә балалар һәм ата-аналар белән бергә әзерләгән төрле эшләнмәләр мөһим роль уйный. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 21.12.2018 елда хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа Ел Бүләкләре» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты булып бала һәм ата-ана арасында низаглы хәлләрне кисәтү, шулай ук сукбайлыкны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды.
Балалар һәм ата-аналар белгечләргә мастер-класс өчен рәхмәт әйттеләр, уңай эмоцияләр алдылар, кайбер ата-аналар гаиләнең кичке ялына идеяләр таптылар.