«Березка» бәхет бүләк итте

2018 елның 22 декабре, шимбә

«Березка» кибете вәкилләре «Гнездышко» приюты балалары өчен онытылмаслык хис-кичерешләр һәм аралашу шатлыгы оештырдылар.

Халык ышанулары буенча, «дага» иясенә бәхет китерә. Безнең балалар бу бәхетле символиканы ясау мөмкинлегенә ия булдылар. Яңа материаллар белән эшләргә туры килде: ДСТП плитәләре, водоэмульсион буяулар, кисточкалар. Бау шнурын махсус җайланма ярдәмендә ябыштыралар. Бу эшчәнлек балаларны кызыксындырды. Һәркем дагасына зур тырышлык һәм өмет кертте. Балалар уртак хезмәт аша аралашу шатлыгын кичерделәр. Аларның күбесе бу бүләкне әниләренә бүләк итәчәкләр.

Кунакларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез, исәнлек-саулык һәм яңа елда чәчәк атуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International