2018 нче елның 22 нче декабрендә «Забота» приютында тәрбияче Елена Геннадий кызы Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән«Кышкы фантазияләр» темасына мастер – класс үткәрде. Алар кәгазьдән «Кар бабай» сурәтен ясарга өйрәнделәр.
Мастер-классның максат һәм бурычлары: балаларны,таныш ысуллар (кәгазь битләрен урталай бөкләү, өстәмә характерлы детальләр беләнтулыландыру)кулланып,цилиндр нигезендә кул эшләнмәләре булдырырга өйрәтү. Күзаллауны, иҗади сәләтне үстерү. Балаларда башкаларны сөендерә белүгә омтылыш тәрбияләү.
Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге 5бала катнашты. Балаларүз куллары белән, кызыксынып һәм бирелеп, Яңа ел эшләнмәсен ясадылар. Алар җилем һәм кайчы белән пөхтә эшләргә тырыштылар. Һәр баланыңКар бабае бик матур һәм кызыклы килеп чыкты.