2018 елның 24 декабрендә «Гнездышко» приютының мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләре Балалар Иҗаты Үзәгенә «Яңа ел чыршысы» бәйрәменә чакырылдылар.
Балаларга әкият геройлары белән тамаша күрсәтелде. Миньоннар, Пепа, Барбоскиннар, Инопланетянка, Шүрәле, һәм әлбәттә инде Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар кызы катнаштылар. Балалар геройларның хәрәкәтләрен кабатладылар, сорауларга җавап бирделәр, Кыш бабай белән биеделәр. Алар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Бу чара приютта тәрбияләнүче балалар өчен бик мөһим иде, чөнки туган гаиләләрендә алар мондый шатлыклы бәйрәмнән мәхрүм.
Балалар бик күп яңа тәэсирләр алдылар, кәефне күтәрделәр, яңа балалар белән аралаштылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән истәлеккә фотога төштеләр.