2018 нче елның 19 нчы декабрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм аларның ата-аналары өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрне үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне һәм хыяллануны үстерү.
Дәрес башында, сәламләү эшләреннән соң, белгеч катнашучыларга «Кар бөртекләре» хәрәкәтчән уенын уйнарга тәкъдим итте һәм аның кагыйдәләрен аңлатып үтте. “Суык”ны уйнаучыны сайлап алдылар, ә калганнар кар бөртекләре ролен уйнадылар. “Исә-исә, каты җил исә” сүзеннән соң балалар аяк очына басарга һәм кулларын югары күтәрергә тиеш булдылар. Алар кул һәм бармак сөякләрен йомшарттылар һәм бармак башында йөри башладылар, ә соңыннан акрынлап йөгерделәр. Ул арада Суык, үз-үзен кул белән тотып: «Менә суык килде», - дигәч, балалар - кар бөртекләре, “Әйе, ай-яй суык” дип әйтергә тиеш булдылар һәм ризалык билгесе итеп башларын күкрәкләренә иделәр. Шуннан соң Суык янә: «Ә менә йошак җил дә исә башлады" дигәч, кар бөртекләре «фу-у-у» дип акрын гына әйттеләр, янәдән кулларын күтәреп, аяк очларына басып сак кына йөгерә башладылар. Уенны берничә тапкыр үткәрделәр. Аннан соң балалар елның башка фасылларын да күрсәтергә карар кылдылар: кыштан соң яз килде һәм кар бөртекләрен тотты, ә алар барысы да эреп беттеләр, аннары җәй җитте һәм чәчәк бәйләмнәре таралды, аннары көз агач яфракларын өзде.
Дәрес “Күңелле фигуралар” дигән зур моториканы үстерү буенча күнегү белән тәмамланды, балалар самолетның ничек очуын, көймәнең йөзүен, паровозикның баруын күрсәттеләр. Катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.