Яңа елны каршы алу һәрчак ниндидер яңалык, гадәти булмаган, кызыклы нәрсәләр көтү белән бәйле. Бу бәйрәмдә барысы да түземсезлек белән Кыш Бабай килүен көтә. «махсус» балалар да искәрмә түгел. Ел саен «Веста» Үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Хәерле Кыш Бабай” акциясен үткәрәләр.
Кыш бабай белән Кар кызы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрне өйләренә барып котлыйлар. Быел балалар янына алар белән бергә панда да кунакка килгән иде. Балалар һәм ата-аналар алар белән очрашуга бик шат булдылар. Балалар әниләр белән бергә шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырлары җырладылар, табышмаклар чиштеләр һәм озак көтелгән кунаклар белән аралаштылар.
Һәр бала татлы бүләкләр һәм йомшак уенчыклар алды. Саубуллашканда Кыш бабай белән Кар Кызы һәм панда балаларны җылы кабул иттеләр һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, ә иң мөһиме – могҗизага ышану теләделәр.