Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Әкияти Яңа ел төне” дип исемләнгән чара.

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

Чараның максаты: Яңа ел кәефен булдыру. Кыш! Нәфис, йомшак кар бөртекләре салмак кына һавада бөтереләләр. Тирә-юньгә карасаң, бөтен җирдә ап-ак кар.Тирә-як шундый матур! Кышкы матурлыкка бигрәк тә балалар шатлана.Әлбәттә, Яңа ел чыршысыз һәм Кыш бабай бүләкләреннән башка була алмый. Тәрбияче белән балалар бергәләп бу чарада дус һәм куңелле итеп, бәйрәм бизәкләре белән чыршы бизәделәр. Һәрбер бала булдыра алганча узенең яхшы сәләтен күрсәтте. Яңа ел җырлары, көйләре, чыршы тирәсендә әйләнү балаларның күңелләрен күтәрде. Балаларны иң куандырганы, Яңа ел бүләкләре белән фотога төшү. Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International