1нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында традиция буенча уткәрелә торган ,шушы айда туган балаларның ,туган көннәре үткәрелде. Бу юлы Романов Сашаны котлап киттек. Һәрвакыттагыча бәйрәм концерт программасы белән башланып китте.Туган көн ияләрен тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. кайнар котлады һәм аларга “тылсымлы билетлар” тәкъдим итте. Анда ламбада көенә төрле пантомимолар күрсәтергә иде: кер юу, бәрәңге чистарту, утын яру кебек кызыклы пантомималар. Сашаны дуслары Михайлов Эдуард белән Ионов Дмитрий да котлап үтте.Кокурслар дәвам итте, һәр бала бик теләп катнашты, хәтта җанатарлар урындыкларыннан егылып төшәр дәрәҗәгә җиткәнче рәхәтләнеп көлделәр. Һәрвакыттагыча туган көн табын артында дәвам итте.