2018нче елның 29нчы декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. җитәкчелегендә , «Яңа ел хыяллары» исеме астында рәсем бәйгесе уткәрелде.
Бәйгегә түбәндәге бурычлар куелды:
- Уен күнегүләре ярдәмендә, уңай эмоциональ халәт булдыру;
- Ясаганда дөрес төсне сайлый белү күнекмәләрен ныгыту;
- Кулларның эшчәнлеген үстерү.
Уңай эмоциональ халәт булдырып,тәрбияче,баларның хыяллары да исәпкә алынган,кышка багышланган рәсем бәйгесе үткәрде.Бу уңай халәтне алар үзләренең ясаган рәсемнәрендә сурәтләделәр.Тәрбияче яңа елга багышланган уен күнегүләре үткәреп,балаларның игътибарын җәлеп итте.Алар бик теләп,төсле карандашлар белән буядылар һәм дә үзләре ясаган рәсемнәрдә яңа ел хыялларын тасвирладылар.Эшләгән эшләреннэн балалар бик канәгать калды.Бу рәсемнәр аркылы,алар яңа елның якынаюын тойдылар.