2018 елның 29 декабрендә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучыларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән чыгу оештырдылар. Визит белән ике ялгыз өлкән яшьтәге кеше һәм бер яшь инвалидка бардылар. Социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, көлү һәм шатлык, позитив кәеф бүләк иттелэр.
Күбебез бүләкләр алудан гына түгел, ә бүләк итүдән дә бик зур ләззәт ала. Ялгыз гражданнар, үз чиратында, кунакларга рәхмәтле, чөнки алар өчен теләсә кайсы игътибар – зур шатлык.