10 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр бәйләүчеләр, кеттельщиклар эше белән танышу максатыннан трикотаж ательесында булдылар.
Ателье эшчәнлегенең төп төре - халык заказлары буенча трикотаж джемперлар, жакетлар, жилетлар, кардиганнарны ремонтлау һәм җитештерү. Электр тегү һәм трикотаж машиналары балаларда зур кызыксыну уятты. Алар кием детальләренең ничек барлыкка килүен, моның өчен нәрсә кирәклеген, нәтиҗәсе нинди булуын үз күзләре белән күрделәр. Балалар махсус моталкалар ярдәмендә зур бабиналарга җепләрне үзләре чорнадылар һәм бәйләү процессында катнаштылар.
Безгә эш атмосферасы, хезмәт сөючән һәм үз эшенә бирелгән кешеләр ошады. Экскурсия бик кызыклы килеп чыкты.