Балалар иҗади сәләткә ия булалар. Аларның уйлап чыгару сәләте дә, төрле рольләргә керү сәләте дә сокландыра. Приютта тәрбиячеләр тарафыннан уздырылган әкиятләрне сәхнәләштерү кичәсе һәр баланы җәлеп итте. Балалар кызыксынып, тырышып эшкә керештеләр һәм тиз арада үзләре теләгән әкият геройларына әверелделәр. Олы яшьтәге балалар өчен иҗади эшчәнлек булса, кечкенә дусларыбыз әкиятләрне сәхнәдә күреп куандылылар.