“Яңа ел бизәкләре” дигән театральләштерелгән тамаша

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

9 нчы январь 2019 нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Яңа ел бизәкләре”  дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру иде.

Социаль хезмәт алучыларны мавыктыргыч иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәр өчен бер-берсе белән таныштыру уеннары һәм кызыклы күнегүләр оештырылды. Тамаша, катнашучылар театр атмосферасына ияләшсен өчен, гади күнегүләрдән катлаулы күнегүләргә   күчү рәвешендә төзелде. Ә соңыннан, катнашучы бик теләп, озак әзерләнүне  һәм текстны истә калдыруны таләп итми торган спектакльгә кушылды.

Алып баручы шигырь укыганда, катнашучылар, килешү буенча, мәгънәсенә китереп кирәкле урыннарда сүзләр, җөмләләр өстәп бардылар.  Алдагы биремдә, текст укыгач, катнашучылардан кирәкле гамәлләрне, хәрәкәтләрне сүзсез  генә башкару таләп ителде. Бу аларга туплануда ярдәм итте.  “Актерлардан” бернинди дә авыр гамәл таләп ителмәде, һәркем ничек булдыра ала, шулай  чыгыш ясады. Күмәк  гамәлләр килеп чыккач, алар бер-берсен алкышладылар һәм балалар кебек шатландылар. Чараның иң кызыклы һәм күңелле тамашасы булып “Хайваннар, кошлар дөньясы” чыгышы булды.

“Актерлар” күңелле һәм рухландыручы спектакльдән соң,  үз уеннарынан канәгать калдылар  һәм алар үз тормышларында аралашу нинди мөһим роль уйнавын аңладылар.

Чарада   15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International