2019 нчы елның 10 нчы гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. «Дөньяда күк могҗизасы» дип исемләнгән Раштуа укулары үткәрде.
Максатлары
- күрү һәм ишетү сәләтен үстерү;
- уңай хисле атмосфера тудыру, күңелле ял итү;
- Раштуа бәйрәме турында кузаллауларын киңәйтү.
Раштуа бәйрәме-ул иң чын могҗизалар һәм әкият тарихларының вакыты. Бу көнне теләкләр һәм хыяллар чынга аша.
Тәрбияче Яңа ел китабының тылсымлы тарихын сөйләде, кызыклы рәсемнәрне күрсәтте. Балалар үзләрен бер мизгелгә Раштуа, тылсым һәм могҗизалар дөньясына эләккән кебек хис иттеләр. Раштуа тарихы геройлары итеп үзләрен тойдылар, чөнки тәрбияче аларга Раштуа бәйрәмендә зәңгәр күк йөзе образын күрсәтте. Костя белән бергә Раштуа турында җырлар җырладылар.
Балалар бөек бәйрәм – Раштуа бәйрәменә багышланган викторинада да бик теләп катнаштылар.