Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Тәмле һәм матур” итеп җиләк-җимешләрдән салат әзерләү.

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Шөгыльнең максаты: балаларны җиләк- җимеш салаты әзерләү процессы белән таныштыру; аш бүлмәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру, пөхтәлек, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, үзеңә һәм башкаларга шатлык китерү теләге тәрбияләү. Җиләк- җимеш салаты- иң файдалы, тәмле җиләк-җимешләрдән торган десерт. Әфлисун ул күпләрне кояш белән ассоциацияли. Әфлисунда А, В1, В2 һәм С витаминнары бар. Груша күп төрле файдалы матдәләргә бай: клетчатка, шикәр, глюкоза, җиләк-җимеш. Алмада витаминнар һәм туклыклы матдәләр күп. Банан- көньяк илләрендә үсә. Бананда баш мие, йөрәк һәм мускуллар өчен файдалы матдәләр бар. Йогурт-ул әчкелтем эчемлек,аны җиләк-җимеш кушылмаларыннан әзерлиләр. Тәрбияче балаларга җиләк- җимешләрнең файдасы турында,кеше тормышында никадәр кирәкле икәнлеген аңлатты. Җиләк- җимешләргә багышланган табышмакларның җавапларын таптык, аш бүлмәсендәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Балалар бик тырышып җиләк- җимешләрне турадылар,соңыннан бергәләп бу тәмле десерт белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International