Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге , «Кыш шаярулары»

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Чара Үзәк паркта узды, төрле уеннар оештырылды, анда балалар җитезлек, , лидерлык сыйфатларын, килешә белүләрен күрсәтә алдылар, ишегалды уеннары техникасын актив кулландылар. 

Чараның йомгаклау этабы тематик мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм халык сынамышлары булды.

Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар. Бәхеттән аларның күзләренә ничек балкулары күренеп тора иде. Чара ахырында һәр катнашучыга, актив катнашкан өчен, грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

  Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International