Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Арча" спорт комплексында йөзү дәресләренә бик теләп йөри. Бу дәресләрдән беркем дә битараф калмый.
Дәвалау физкультурасы инструкторы Лилия Шиһабиева балалар белән бассейнда гимнастика үткәрә һәм физик күнегүләр күрсәтә. Аның фикеренчә, йөзү сәламәтлекләре чикләнгән балаларга адаптив физик тәрбия бирү процессында нәтиҗәле коррекция-сәламәтләндерү чараларының берсе. Шулай ук организмны чыныктыру өчен менә дигән чара булып тора. Суда умыртка җиңеллек кичерә. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасы эшчәнлеге яхшыра, үпкәләрнең тормыш сыешлыгы арта һәм алмаш процессларының интенсивлыгы арта. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, йөзү белән шөгыльләнгәннән соң, балаларның танып-белү эшчәнлеге шактый яхшыра.