2019 нчы елның 19 нчы гыйнварында “Веста” Үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү эше кабинеты кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Кайнар әйберләрне тоту өчен җиләк формасындагы эләктергечләр бәйләү” дип аталган темага дәрес үткәрелде. Максаты: крючок белән бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.
Бәйләү идеяләрен тормышка ашыруда иң гадиләрнең берсе булып - кухняда кайнар әйберләрне тоту өчен эләктергечләр бәйләргә өйрәнү тора. Үз кулларың белән төрле төстәге эләктергечләр кухняга матурлык һәм аерым бер төсмер өсти һәм теләсә кайсы уңайдан бик яхшы бүләк булып тора ала. Бу дәрестә катнашучыларга җиләк – җимеш формасындагы эләктергечләр бәйләргә тәкъдим ителде. Алар фикеренчә - төрле төстәге матур эләктергечләр әле ул ачык декор предметы да булып тора. Әлеге эшләнмәләр соры эш көннәрендә күзләрне сөендерәчәк, ә кояшлы көннәрдә аш бүлмәсенә тагын да матуррак буяулар алып киләчәк.