Алло, без талантлар эзлибез!

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында «Алло, без талантлар эзлибез» дигән конкурс узды.  Чараның максаты - һәр баланың иҗади сәләтләрен ачыклау, моның өчен шартлар тудыру, балаларны иҗади процесска җәлеп итү. Һәр баланың таланты бар, һәм безнең бурыч аны ачу.

Барлык балалар да конкурста актив катнаштылар, алдан әзерләнделәр, үзләренә репертуар сайладылар. Чыгыш алдыннан күп кенә катнашучылар дулкынландылар, әмма иптәшләренең ярдәмен күреп, ныгып киттеләр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Титов Арсений, Нурмөхәммәтов Артем, Холодова Ангелинаның чыгышлары сокландырды. Галеев Илья  исә оригиналь жанрда чыгыш ясады.

Бу конкурста катнашу - үз-үзеңә ышанычны күтәрү өчен иң яхшы ысул. Атмосфера җылы, дустанә иде. Һәр катнашучы бүләк алды. Бәйге күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International