ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Мин яратам сине, Татарстан! " дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде. Дәрес барышында балалар туган республика турында барлык белемнәрен һәм үзләренең рәсемнәрендә күрсәттеләр. Кемдер Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, кемдер Татарстан гербы һәм флагын сурәтләгән. Алар үз рәсемнәрендә татар халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә мөнәсәбәтен, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары турында белемнәрен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли һәм патриотик хисләр үстерә.