Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 15нче гыйнварында Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.Ф.Ахатова, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллина, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.А.Ахмадиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Нургалиев А.Р., опека һәм тәрбия секторының белгече З.Г.Шигабутдинова белән берлектә узды. Үзләрен борчыган сораулар белән районнан 2 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.