Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернаты “Сәламәтлек сәгате”.

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Югары Утар балалар йортында “Сәламәтлек сәгате”.

2021 елның 7 апрель көнне Югары Утар балалар йортында сәламәтлек көне уңаеннан сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чарага түбәндәге максатлар куелды:

  • физик кунегүләр ярдәмендә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту;
  • чыдамлылык, көчлелек тәрбияләү.

7 апрель – “Сәламәтлек көне” буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең балалар йортының Шәфкатьлелек бүлегендә сәламәтлек сәгате үтте. Күнегүләр махсус җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган бүлмәдә оештырылды. Тәрбияче Нуриева Лилия һәр балага аерым якын килеп, күнегүләр ясатты. Мондый күнегүләр балалар өчен бик кирәкле, алар һәрдаем үткәрелеп килә.

Тәрбияләтүчеләрнең елмаюлы йөзләреннән аларның кәнәгать булулары күренеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International