6 нчы апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 2 волонтеры белән берлектә 12 балигъ булмаган бала арасында «Сәламәт булу – модада!» дип аталган чара үткәрде. Максат: үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен алга этәрү, начар гадәтләрне профилактикалау.
Чараның мәгълүмати өлешендә яшүсмерләр дөрес туклану принциплары, даими физик йөкләнешләрнең файдасы, йокы режиы, һәрвакыт акыллы, сәламәт һәм энергияле булып калу турында белделәр. Төп өлештә балаларга спорт эстафеталарын узуда катнашырга тәкъдим ителде. Командалар йөгерү һәм сикерүдә, туплы эстафеталар һәм киртәләр белән мавыктыргыч конкурсларда көч сынаштылар. Балалар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык этаплар да командалар арасында киеренке көрәштә уздырылды, анда команданың һәр әгъзасы үз командасының ярдәмен тойды һәм аны сынатмаска тырышты.
Соңыннан белгеч балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләргә ия булмау - болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормышка юлындагы мөһим факторлар дип искәртте. Ә сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы.