“Гаҗәеп үзгәреш”

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында “Гаҗәеп үзгәреш” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: эчке ресурсларны торгызу.

  Дәрес башында психолог катнашучыларга «Атомнар» уен-активаторын башкарырга тәкъдим итте. «Кар бөртекләре һәм фәрештәләр» күнегүләре балачакларындагы иң истә калган яхшы вакыйгаларны искә төшерергә, уңай эмоцияләр сеңдерергә ярдәм итте. Шуннан соң акрын релаксацион музыкага күз йомып, барысы да «кошлар очышы»н күрсәттеләр. Бу бирем тормыш агымын акрынайтырга, тынычланырга, авыр көннән соң үз хәлеңә кайтырга мөмкинлек бирде.

  Йомгаклау даирәсендә күпләр алар өчен иң катлаулысы булып музыка астында ял итү һәм алып баручыга ышанырга кирәклеген әйттеләр. Алар моның ничек икәнен онытып та бетергән булганнар инде. «Кар бөртекләре һәм фәрештәләр» күнегүен бик файдалы дип атадылар. Ул катнашучыларны “киредән яңартты” һәм киләчәк турында уңай фикерләр дулкынына бастырды. Күпләрнең сүзләренә караганда, аларга нәкъ менә шул җитмәгән дә инде. Үз эмоциональ фоныңны мөстәкыйль җайга салу өчен барлык катнашучылар да “Мин үзем белән гармониядә” дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International