Махсус Олимпиада планын тормышка ашыру

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Махсус Олимпиада планын тормышка ашыру

 

Интеллектлары үзенчәлекле булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән Махсус Олимпиада планын тормышка ашыру кысаларында 7 апрель көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ФК буенча инструктор Хәлиуллина Т.О. «Яшь Атлет» программасы буенча стационар формада яшәүче балалар өчен төркемле дәрес үткәрде. Программа үз эченә түбәндәге күнегүләрне ала: өч туп белән боулинг, баш өстендә бер кул белән ыргыту, боулинг, тупны идәннән сикергәч тоту, зур тупны тоту. Күнегүләр чыдамлылык, төгәллелек, координация һәм командада эшли белү үсешенә юнәлтелгән.

Барлык балалар да биремнәрне рәхәтләнеп башкардылар, күпләр лидерлык сыйфатларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International