2021 елның 21-нче апреле көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара уздырылды.
Чараның максаты: 1.Балаларны Тукайның иҗаты белән таныштыру.
2. Тукай әсәрләре аша балаларда намуслылык, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
3. Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен тоярга, аңларга өйрәтү.
Кече яшьтән үк Тукай исеме безнең өчен яраткан “Туган тел” җыры белән бәйле. Язлар җитеп, кошлар җылы яклардан кайткан чакта, һәр елның апрель аенда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз.
Үзенең кыска гына гомере эчендә Тукай күп кенә шигырьләр, кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Аларда ул туган як матурлыгын, халыкка мәхәббәт хисен җырлаган. Аның әсәрләре балаларны намуслы, яхшы күңелле, ярдәмчел булырга өйрәтә. Табигатькэ һәм туган телгә карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияли.
Чара барышында балалар шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” исемле шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Ахырдан “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Балалар чарада бик кызыксынып катнаштылар. Иң мөһиме, яшьтән үк балаларның күңелендә бөек шагыйрьнең шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре туплануы. Бала Тукай әсәрләре аша никадәр күбрәк тәэсирләр алса, киләчәктә дә ул якты, иҗади шәхес булачак. Һәм безгә, “Тукай безнең йөрәкләрдә яши, ул барлык буыннарга да бер үк дәрәҗәдә кадерле” дип әйтәсе генә кала.