Күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән Ватаныбызның төрле чорларында кешеләрнең батырлыгы һәм патриотизмы турында әңгәмә алып барылды. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата үзеңдә толерантлык хисләрен ничек тәрбияләү мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшү дә булды, чөнки агрессия, көнләшү һәм явызлык кешеләрне, хәтта дәүләтләрне дә җимерә.
Ахырдан балалар белән уеннар үткәрелде, анда алар бер-берләренә карата тагын да мәрхәмәтлерәк булырга өйрәнделәр.
Әлеге чарада 15 бала катнашты.