“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әмир авылы китапханәсендә “МОЗАРТИКА” арт-технологиясеннән файдаланып, “Минем туган ягым” дигән чара уздырдылар. Әлеге җыемалар ярдәмендә балалар хыялларындагы авылларны төзеделәр.
Балаларга “Мозартика” белән шөгыльләнү бик ошый. Чөнки әлеге комплект мозаикага һәм пазлларга охшаш, ләкин аның мөмкинлекләре күпкә киңрәк.
Әлеге чарада 9 бала катнашты.