«Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт» дигән темага шигырият сәгате – ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"

2021 елның 23 апреле, җомга

23-нче апрель көнне тәрбияче Эзекова  Энҗе Рафаэль кызы “Габдулла Тукай  әсәрләренә сәяхәт” дигән темага шигырият сәгате үткәрде.

Максат: балаларны Г.Тукай әкиятлере белен таныштыру. Туган як табигатенә мәхәббәт уяту.

Г.Тукай татар халкының бөек шагыйре. Без кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та Тукай геройлары белен очрашабыз. Елга буенда “Су анасы” күңелгә шом сала, урманга керсәк “Шүрәле” искә төшә, өйдән ерак китсәк ”Туган телне” көйләп юанабыз.

Тукай балаларны белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өнди. Сабыйларны бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар белән таныштыра, аларга мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

 Бүген безнең балалар тәрбияче апалары белен Тукайның әкиятләренә “сәяхәткә чыгып киттеләр”. Сабыйлар юлда тылсымлы капчыкка тап булдылар. Аның эченнән алтын тарак чыкты. Ул “Су анасы” әкиятеннән. Бу әсәр безне кеше әйберенә тимәскә өйрәтә. Тылсымлы капчыктан күбәләк очып чыкты. Ул “Бала белән күбәләк” әсәреннән. Бу әсәр безгә бөҗәкләрне рәнҗетмәскә өйрәтә.

Күңелләрне рәхәт тибрәндереп йомшак музыка яңгырап китте. Алинә белән Фртур балаларга “Бала белен Күбәләк” әсәрен сәхнәләштереп курсәттеләр. Ә Максим белен Артур “Кызыклы шәкерт” шигырен искә төшерделәр.

Бүгенге көн балаларның күңелләрендә бик якты хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International