Чирмешән районында социаль хезмәтләр алучылар өчен бөек татар халык шагыйре Г. Тукайның юбилеена багышланган " Шигърият сәгате» үткәрелде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Доброе сердце » халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бөек татар халык шагыйре юбилеена багышланган «Шигърият сәгате» дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр.  Чәй табыны артында чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләштеләр, яраткан шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, аның шигырьләрен тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International