2021-нче елның 27-нче апрелендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Беренче чәчәкләр – тузганаклар» дигән темага рәсем шөгыле үткәрде .
Шөгыльнең максаты:
- балаларны чәчәк образын ясарга өйрәтү;
- карандашны дөрес тота белүне , төсләрне аеруны ныгыту
- балаларның иҗади карашын үстерү;
- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Дәреснең бурычлары: яфракларны дөрес итеп буи белү; балаларның беренче яз чәчәкләре турында белемнәрен киңәйтү. Балаларның сүзлек запасын баету, шигърият белән кызыксыну уяту.
Дәрес башында беренче яз чәчәкләре турында шигырь-табышмак укылды.
Балалар белән табигатьтә язгы үзгәрешләр турында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче һәр куакны, һәр агачны, һәр чәчәкне сакларга кирәклеген искә төшерде. Соңыннан тәрбияче Ольга Высотскаяның «Тузганак» шигырен укыды һәм рәсемдә тузганак чәчәге карадылар. Ул нинди формада, төстә, нәрсәгә охшаганын ачыкладык. Чәчәкне дөрес ясау өчен аерым карадылар: тузганакның сабагы, яфрагы, чәчәге нинди төстә һәм нинди формада ясалалар. Шөгыльнең икенче өлешендә чәчәк-тузганак ясый башладылар. Тәрбияләнүчеләр рәсемнәрне тырышып башкардылар. Соңыннан нәтиҗә ясалды. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булды.