"Веста" үзәгендә "Үз планетабызны яклыйк" дип аталган төркемле дәрес үзды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

26 нчы апрель көнне 12 нче социаль участокта «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең истәлекле датасы кысаларында «Үз планетабызны яклыйк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: балаларның игътибарын планетабызның экологик проблемаларына җәлеп итү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 7 бала катнашты.

   Дәрес башында балаларга «Чернобыльгә Экскурсия» исемле мәктәп проектын карарга тәкъдим ителде. Картиналар буенча һәлакәтнең масштабын күрергә, әлеге авария нәтиҗәләре белән көрәшкән кешеләрнең батырлыкларын бәяләргә мөмкин иде. Аннан соң балалар үзләренең хис-кичерешләре һәм планетабызга килгән зыян турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга әйләнә-тирәлекне сакларга, экологиягә зыянны киметергә ярдәм итә торган һәр кешенең эш-гамәлләре исемлеген төзергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International