26.04.21 елда приютта тәрбияләнүчеләр белән Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Туган телем - минем байлыгым" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Балалар шагыйрьнең "Су Анасы", "Кызыклы Шәкерт" һәм "Шүрәле"әкиятләре буенча театр миниатюралары әзерләделәр.
Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту .
Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.