Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 15 нче санлы социаль участокта яшүсмерләр өчен «Критик кабул итү фильтрлары» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысына каршы тора белү сәләтен үстерү.
Дәрес “Нәрсә ул медиа текст” дигән әңгәмә белән башланды. Балалар бүгенге дөньяда Интернет һәм телевидениедән башка кеше тормышын күз алдына да китереп булмый, алар ярдәмендә кешеләр оператив рәвештә иң беренче булып яңалыкларны беләләр, «Медиа текстлар» җәмгыять тормышында зур әһәмияткә ия булуын әйттеләр. Әңгәмәдән соң белгеч катнашучыларга үзе тәкъдим иткән текстларны чиратлап өйрәнергә һәм аларга ошаган мәгълүматны сайларга тәкъдим итте. Һәр катнашучы сөйләр өчен билгеле бер текст өлешен сайлады. Балалар ирекле формада әлеге мәгълүматка карата үз карашларын әйттеләр, «медиа текст»ка карата тәнкыйди фикерләү - алынган мәгълүматны кабул итү, синтез, анализлау һәм бәяләү дигән нәтиҗә ясадылар. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматтан дөрес файдалана белергә һәм кирәк очракта аның йогынтысына каршы тора белергә кирәк.
Барлык катнашучылар да дәрескә кертелделәр, медиа продукция турында белемнәрен тирәнәйттеләр, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр. Дәрес кызыклы һәм җанлы үтте.