21 май көнне Ә.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 19 нчы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала өчен «А. Д. Сахаров-XX гасырның бөек шәхесе» дип исемләнгән викторина үткәрде.
Викторина башында белгеч балалар белән бөек рус галиме А.Д. Сахаров турында әңгәмә корды. Катнашучыларның кайберләре мондый галим турында ишетмәгән дә, кайберләре аның кем икәнен белми дә иде. Үзенең сөйләве барышында белгеч катнашучыларны аның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, бөек галим турында кыска видеоролик күрсәтте. Аннары, алган белемнәрне ныгыту өчен, белгеч галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турындагы сораулардан торган викторина үткәрде. Иң игътибарлы катнашучылар барлык сорауларга да диярлек җавап бирә алдылар.
Дәрес барышында алынган мәгълүмат балаларның гомуми күзаллауларын үстерү өчен генә түгел, ә илебезнең Бөек кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү өчен дә файдалы һәм кирәкле булды.