1 нче июль конне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән саф һавада “Дуслык” тренингы үткәрде.
Бик еш кына балаларны мәктәпкә яраклаштыру чорында бер берсе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алмавы, һәркайсынын лидерлыкка дәгъва итүе комачаулый. Балалар еш кына бәхәсләшә, үпкәләшә, парлап бергә эшли алмый. Балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу катлаулы һәм җентекле процесс.
Дәрес хезмәттәшлек формалаштыруга ярдәм итәргә, балаларга гадәти булмаган хәлләрдә бер-берсен күрергә һәм килеп туган мөнәсәбәтләрне дәресләрдән читкә, көндәлек тормышка күчерергә мөмкинлек бирә.
Дәреснең максаты:
1. Балаларның бер-берсе белән хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга, бер-береңә уңай мөнәсәбәт булдыруга, балалар арасында үзара ярдәмләшү, дустанә мөнәсәбәтләр күрсәтү мөмкинлеге бирү;
2. Укучыларның дуслык турында белемнәрен формалаштыру;
3. Укучыларга дус булырга, бер-береңнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белергә ярдәм итү.
Балалар рәхәтләнеп дуслык турында кызыклы рәсемнәр карадылар. Шулай ук аларга тәкъдим ителгән «дуслык» темасына рәсемнәр дә буядылар. Балалар бик актив булдылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Куелган максатка ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.