Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Күбәләкле болын” темасына рәсем конкурсы

2021 елның 2 июле, җомга
Шөгыльнең максаты: иҗади эш булдыру; мамык таякчыклар белән рәсем ясау техникасында күнегүләр ясау; буяуларның төсен мөстәкыйль сайлап, тиешле контур эчендә эшли белергә өйрәтү. Бурычлар: "монотипия" төшенчәсен формалаштыру; вак моториканы үстерү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә мәхәббәт, аның матурлыгын үз иҗатында күрсәтә белергә өйрәтү. Шөгыль табигать, бөҗәкләр турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар аларны рәсемнәр буенча белделәр һәм күбәләкләрнең, бал кортларының һәм чикерткәләрнең нинди мультфильмнарда булуы турында сөйләделәр. Соңыннан тәрбияче мамык таякчыклар белән рәсем ясауның яңа ысулын күрсәтте – монотипия. Балалар буяу төсен сайладылар һәм рәсем буяу белән тырышып шөгыльләнделәр. Балалар тырышып эшләделәр, чөнки рәсем ясауның яңа ысулы бик кызыклы, вак моторика үсешенә ярдәм итә һәм ләззәт бирә. Ахырдан, балалар үзләре буяган күбәләкләрне бер иҗади эшкә тупладылар: матур болын рәсеменә ябыштырдылар. Конкурс вакытында укытуның техник чаралары да кулланылды. Презентация барышында балалар, күбәләкләр белән бергә, физкультминутка ясадылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Балалар бик канәгать калдылар. Шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International