Шәһәр халкы өчен "Ышаныч телефоны" акциясе уздырылды. "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге"

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Гаиләдә көч куллануны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән берлектә 17 нче социаль участокта «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырды. Максаты: шәһәр халкына балалар өчен ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү.

Акция барышында балалар үтеп баручыларга (балаларга һәм аларның ата-аналарына) балалар ышаныч телефоны хезмәтенең эше турында сөйләделәр, аларга нинди очракларда мөрәҗәгать итә алуларын аңлаттылар. Шулай ук белгеч һәм балалар үтеп баручыларга барлык мөрәҗәгатьләрнең аноним һәм бушлай булуын аңлаттылар. Нинди номерларга шалтыратып була икәнлеге аңлатылды.

Әңгәмәдән соң, үтеп баручыларга ышаныч телефоннары номерлары язылган белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды: Гомумроссия телефоны 8-800-2000-122, Казан шәһәрендә 8(843)277-00-00, Түбән Кама шәһәрендә 8(8555)366-555.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International