«Ышаныч телефоны»

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 29 нчы март көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Ышаныч телефоны» акциясен үткәрде. Максаты: балаларга ышаныч телефоны эшчәнлеге, балачак хокукларын яклау системасын үстерү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны рәхимсез мөгамәләдән яклау турында мәгълүмат бирү.

Акция вакытында белгеч катнашучыларга балалар һәм яшүсмерләрдә еш кына мөстәкыйль рәвештә аңлашып булмый торган хәлләр тууы турында хәбәр итте – бу яшьтәшләре белән конфликтлар да, өйдә көчләү дә, стресс та, ялгызлык та булырга мөмкин. Кайчакта бу хакта сөйләргә, сөйләшергә, аңларга, күңелдәгене ачып салырга кеше табып булмый. Бу очракта ярдәмне балалар ышаныч телефонына шалтыратып алырга мөмкин. Шулай ук балалар ышаныч телефонының ничек эшләвен, кем шалтыратуларны кабул иткәнен белделәр. Балаларга 8-800-2000-122 ышаныч телефоны номерлары аша мәҗбүри мөрәҗәгать итүне таләп итә торган тормыш хәлләренең мисаллары китерелде.

Белгеч балаларны авыр тормыш хәлләрендә генә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә һәм психологларны юкка-барга эшләреннән аермаска чакырды. Чара ахырында белгеч балаларга мәгълүмати буклетлар таратты.

Акциядә 14 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International