«Яшь рәссам»

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 24 нче март көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» дигән дәресләр курсыннан «Яшь рәссам» дигән темага дәрес үткәрде.Чара компьютер графикасы белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, сәнгатьнең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнешен аңлау максатыннан үткәрелде.

 Бу дәрестә белгеч балигъ булмаганнарга Microsoft Paint график редакторы, аның мөмкинлекләре, анны куллану турында сөйләде, аның инструментлары белән таныштырды. Сурәтләрне башкару алымнары һәм ысулларын ачык күрсәтте. Практик эш барышында балалар Microsoft Paintта үзләре эшләп, төрле инструментлар ярдәмендә нинди дә булса сурәтләр ясарга өйрәнделәр. Эшләре барып чыкмаганнарга белгеч ярдәмгә килде һәм биремне ничек дөрес үтәргә кирәклеген аңлатты.

Алынган дәресләрне ныгыту өчен балалар, бер төркемгә берләшеп, өйрәнелгән программада мәгълүмати плакат ясадылар. Эш кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Уртак хезмәт балалар коллективын тагын да берләштерде, башкалар фикеренә колак салырга һәм үз-үзләрен якларга өйрәтте.

Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International