«Сәламәтлек серләре»

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Нигәчеләр» программасыннан «Сәламәтлек серләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 25 март көнне танып-белү кызыксынуларын үстерү, сәламәтлекне саклау күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Дәрес барышында балалар махсус шифр ярдәмендә сәламәтлек турында яшерен юлламалар чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр, гадәти булмаган мисаллар искә төшерделәр, «Мин шулай эшлим», «Файдалы-зарарлы», «Гадәтләр» дигән хәрәкәт уеннарында катнаштылар. Пластилинография техникасын кулланып, дәрестә катнашучылар «Сәламәтлек чәчәге» ясадылар, үзләренең сәламәтлеген пластилинның төсенә туры китерергә тырыштылар: пластилинның төсе нинди, ул нәрсә аңлата, белгеч алдан ук балалар белән шулар турында сөйләште. Кемдер бик җитди якын килде һәм эшләнмәдә нинди төсләр күбрәк булачагын озак сайлады, ә икенчеләре шунда ук биремне үтәргә кереште.

Дәрес «физкультура белән мин дус» дигән физкультминут белән тәмамланды. Ул актив һәм уңай узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International