2022-нче елның 24-нчы мартында Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы урта төркемдә «Җир ана – безнең төп йортыбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч шөгыль үткәрде.
Шөгыль алдыннан тәрбияче Җир анабыз турында сөйләде, рәсемнәр күрсәтте. Балалар белән бергәләшеп табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр буядылар.
Чараның максаты:
Балалар бик теләп, игътибар белән тәрбияченең табигать һәм аны саклау турында сөйләвен тыңладылар. Балалар бик актив булдылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, куелган максатка ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.