Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Болынны бизә» дигән тема буенча аппликация ясау.

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

2021нче елның 12 нче августында ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты»ның«Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан, бергәләшеп, «Болынны бизә» темасына аппликация ясалды.

Шөгыльнең максатлары:

-балаларда уңай кәеф булдыру;

-балаларны аппликация ясауга кызыксындыру;

-кайчыны дөрес итеп тотарга һәм аның белән кисәргә өйрәтү;

-әзер материалларны кәгазьгә ипләп кенә ябыштыру;

-чәчәкләрне матур итеп бизәү теләге уяту;

-игътибарлылык һәм пөхтәлек тәрбияләү.

Җәй- иң матур ел фасылы. Табигать чәчәк ата, хуш исләр тарала,кошлар сайрый, кояш җылыта. Һәр көн бәйрәм шикелле, урамда матур һәм рәхәт. «Чәчәкле болын» аппликациясе ясап, балаларыбыз менә шул шатлыклы кәефне, мохитне кәгазь битенә күчерде. Дәрес башында балалар белән шигырьләр укыдык, такмаклар белән таныштык, җәй һәм җәйге чәчәкләр турында әңгәмә алып бардык. Куйган максатларга ирештек дип уйлыйм, чөнки балалар бик күп уңай халәт алдылар. Балалар бер-берсенә, горурлык хисе белән, үз эшләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International